Человек и Закон / 02.04.2026 15:28

Россия Президенты Владимир Путин Казанның ике түрәсенә рәхмәт белдерде. Дәүләт башлыгының тиешле боерыгы хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталына урнаштырылган.

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина «иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашуы» өчен билгеләп үтелде.

Шул ук өлкәдәге казанышлары өчен Казан шәһәре Думасы аппаратының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Владимир Казанцев Рәхмәт хатына лаек булды.