image
Человек и Закон / 20.04.2026 09:01
Шагыйрә Илсөяр Иксанова юбилеен бәйрәм итә: «Иң олы рәхмәтем сезгә – минем укучыларыма»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында танылган шагыйрә, журналист Илсөяр Иксанованың юбилей кичәсе узды. Иҗат бәйрәменә шагыйрәнең иҗатташ дуслары, җәмәгать эшлеклеләре һәм тугры укучылары килгән иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Зөлфия Шәвәлиева яза.

Кичә барышында сәхнәдә Илсөяр Иксанованың шигырьләре танылган татар артистлары башкаруында яңгырады. Шулай ук аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды. Сәхнәдә Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, җырчы Алмас Хөсәенов, актёр Артём Пискунов, Гөлназ Гафурова җитәкчелегендә Казан балалар филармониясе ансамбле һәм балерина Камилә Галиева чыгыш ясады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла берничә ел элек Илсөяр Иксановага багышлап язган шигырен укыды.

«Мин Илсөярне студент вакыттан беләм. Тулай торакта яшәгәндә, ул килгәч – «Шагыйрә килгән», – дигән хәбәр таралган иде. Мин аны күрергә дип янына төштем һәм ул миңа 2 сәгать буе яттан шигырь сөйләде, мин шуннан бирле озак шигырь тыңлый алмыйм. 2021 елда мин Язучылар берлеге рәисе булгач, Илсөяр минем белән иңгә-иң куеп, Язучылар берлегенә килде һәм без берничә ел бик матур итеп эшләдек. Тормыш, иҗат бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйм! Әле без тауларга менәрбез!» – диде ул.

Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова тамашачыларны һәм юбилярны Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламләде.

«Әлеге күркәм юбилеегызга сез бик күп матурлыклар, тырышлык һәм авырлыклар аша килгәнсез. Сез – чын мәгънәсендә затлылык, зәвыклылык, әдәплелек һәм әхлаклылык үрнәге. Кешеләрне чын күңеленнән ярата торган, барысы белән дә дустанә мөнәсәбәттә булган, кирәк чакта яшьләргә туры юл күрсәткән шагыйрә. Сезнең шигырьләрегезгә язылган җырлар бик күп, алар тирән мәгънәгә ия, бүген аларны халык артистлары башкара һәм алар һәрчак безнең күңелләрдә яши. Безне иҗатыгыз белән алга таба да сөендереп торыгыз, мәдәниятебезгә, милләтебезгә хезмәт итеп озак еллар яшәргә насыйп булсын», – дип теләкләрен җиткерде ул.

Илсөяр Иксанова тумышы белән Лаеш районының Татар Сараланы авылыннан, аны олы бәйрәме белән котларга райондашлары һәм авылдашлары да килгән иде. Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов юбилярга котлау сүзләрен Лаеш районы «Чулман акчарлаклары» әдәби берләшмәсе катнашучылары белән берлектә җиткерде.

Азат Нурмөхәммәтов шагыйрәгә шулай ук Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов исеменнән «Лаеш районы үсешенә керткән казанышлары өчен» медален тапшырды.

Чара ахырында Илсөяр Иксанова барлык килгән кунакларга рәхмәт белдерде. «Без бүген бергәләп әлеге залда моңлы гомернең алтмыш кылын тартып карадык. Шушы мөмкинлекне тудырган өчен Татарстан Язучылар берлегенә, Мәдәният министрлыгына, барлык катнашучыларга, әлеге кичәне тудыручыларга рәхмәт белдерәм. Ә иң олы рәхмәтем сезгә – минем укучыларыма», – диде ул.