Бөек Җиңү көне алдыннан алдынгы сызыкта каһарманнарыбызга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Макс каналында хәбәр итте.
«Аларның батырлыгы һәм ныклыгы – һәрберебез өчен үрнәк!
Җиңү белән кайтуын көтәбез!
Хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен егетләребезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең кебек батырларыбыз булу – зур горурлык!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов.