Татарстанда 4 мартта планлы рәвештә республика хәбәр итү системасын тикшерү узачак.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ачыклаганча, 10:40 һәм 10:45 сәгатьтә электр сиреналары һәм тавышлы сиреналар кабызылачак (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә), ә 10:43 сәгатьтә мөһим хәбәр тапшыру өчен теле- һәм радиоканалларны тоташтыру булачак.
Илнең төбәкләрендә хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерүе елга ике тапкыр – язын һәм көзен уза.
Халыкка тынычлык сакларга киңәш ителә. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итү кирәкми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.