Персонально / 13.04.2026 15:26

Татарстанда 35 яшькә кадәрге 35,5 меңнән артык кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Икътисад министрлыгына сылтама белән.

Алар төбәктәге шәхси эшмәкәрләрнең өчтән берен диярлек тәшкил итә. Татарстан яшь шәхси эшмәкәрләр саны буенча Россия субъектлары арасында бишенче урында тора.

Бу күрсәткеч буенча Россиядә алдынгы урыннарны Мәскәү (112 мең), Мәскәү өлкәсе (89 мең), Краснодар крае (61 мең) һәм Санкт-Петербург (54 мең) алды. Татарстандагы яшь эшмәкәрләр еш кына сәүдә (12,6 мең), йөк ташу (10,7 мең) һәм фәнни-техник эшчәнлек (3 меңгә якын шәхси эшмәкәрлек) өлкәсендә эшлиләр. Агымдагы елның март аена Татарстанда 189 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә, алар арасында 121,5 меңгә якыны шәхси эшмәкәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.