Персонально / 15.04.2026 11:20

Төркиянең Кахраманмараш шәһәрендәге урта мәктәбендә атыш булган.

Бу хакта “Российская газета” NTV Haber телеканалы хәбәренә таянып яза. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар бар. Моннан тыш 6 кеше яраланган. Фаҗига булган урынга полиция һәм медицина бригадалары җибәрелгән. Ике көн эчендә Төркия мәктәпләрендә икенче шундый атыш инде бу. 14 апрельдә Шанлыурфа шәһәрендә бер үсмер мәктәптә ут ачкан: 16 кешегә зыян килгән.