Андес хантавирусын йоктырганнан соң ике-дүрт атна узгач, беренче билгеләре күренә башлый. Кайбер очракларда инкубация чоры алты атнага кадәр сузылырга мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” Роспотребнадзорның фәнни күзәтүе мәгълүматларына таянып яза.
Ведомство документында шулай ук хантавирусның әлеге төренең кешедән кешегә йогарга мөмкин булуы да билгеләп үтелгән.
Белгечләр чирнең ике стадиясен билгеләгән. Беренчесе ике-өч көнгә сузылып, билгеләре гриппныкына охшаш була: тән температурасы күтәрелә, баш, тән авырта, укшыта. Икенче стадиядә сулыш кысыла, йөткертә, үпкә шешү сәбәпле һава җитми башлый. Моннан тыш кан басымы кинәт төшеп, йөрәк начар эшли башлый.
Исегезгә төшерәбез: хантавирусның бу бик хәтәр төре Нидерландның MV Hondius круиз лайнерында (Аргентинадан Кабо-Вердега барганда) килеп чыккан. Өч кеше үлгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.