В Стране / 03.03.2026 16:26

Төньяк Атлантикадан циклон үтеп керү сәбәпле, Татарстанда җылы һәм дымлы һава урнашты. Юлларда – көчле бозлавык. Пәнҗешәмбе – 5 мартта явым-төшем көтелми. Һава температурасы төшәчәк. Көндез –5...–10, төнлә –11...–16, урыны белән –22 градуска кадәр.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 6 мартта һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Көндез һава температурасы –3...–8, төнге сәгатьләрдә –10...–15, төньяк районнарда урыны белән –20 градуска кадәр төшәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Теги: