В Стране / 29.04.2026 10:58

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Яңа формат кулланучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары истәлеген саклау һәм уртак тарихи хәтергә кушылу мөмкинлеге бирә. Акция оештыручылары билгеләп үткәнчә, миллионлаган гаиләләрне бер үк тарих берләштерә, һәм хәзер һәркем үз героен онлайн-форматта тәкъдим итә ала.

Катнашу өчен “МАКС” платформасындагы махсус чат-ботка керергә, әңгәмә башларга һәм «катнашырга» төймәсенә басарга кирәк.

Аннан соң кулланучыдан анкета тутыру сорала: геройның фотосын йөкләү, шәхси мәгълүматларын, һәлак булу датасын һәм сугышчан юлын күрсәтү кирәк булачак.

Акция теләгән һәркем өчен ачык һәм цифрлы форматта хәтерне саклауның заманча ысулы булып тора.