Бүген «КазанФорум-2026»ның өченче көне башлана. Эшлекле программаның көн тәртибендә – пленар утырыш.
Аның темасы – «Картадагы нокталардан үсеш нокталарына: технологик һәм финанс тәкъдимнәрне берләштерү».
Бүген шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы һәм ислам илләренең яшь пешекчеләре турнирының финалы көтелә.